Продолжая использовать наш сайт, вы соглашаетесь на обработку файлов cookie и сбор пользовательских данных с помощью программы Яндекс Метрика в соответствии с условиями Политики конфиденциальности.
Якшәмбе, 7 декабрь 2025 / рус тат / версия для слабовидящих
Мы в социальных сетях

13 майда Җиңү паркында  «Икеләтә бәхет – 2018» игезәкләр парады узды.

Чара бәйрәм концерты белән ачылды, программа бәйгеләр, артистларның чыгышы белән үрелеп барды. ЗАГС хезмәткәрләре яңа туган сабыйларга исем кушу тантанасы уздырды. Чаллының иң  өлкән игезәкләренә 54 яшь, иң кечеләренә нибары ай гына. 

Чарада 108 пар игезәк катнашты, бу өч ел рәттән үткәрелеп килүче бәйрәм өчен рекорд сан булды. Теркәлгән барлык катнашучыларга сертификатлар һәм шарлар бирелде. Бәйрәм чарасы игезәкләр парады белән тәмамланды.  


Сишәмбе, 15 май 2018, 10:46