Мы в социальных сетях

Халыкара шәфкать туташлары көне уңаеннан 5 нче шәһәр  хастаханәсендә 693 хезмәткәрне котладылар. Алар хөрмәтенә бәйрәм концерты оештырылды.

Баш врач Зөфәр Насртдинов грамоталар тапшырды. “Мин сезнең белән бер коллективта эшләвемә горурланам. Барыгызга да уңышлар, профессиональ үсеш, сәламәтлек телим. Сез иң беренче чиратта хатын-кызлар –  гаилә учагын сүндерми саклаучы аналар, өйләрегездә бар да имин булсын, эштә дә сез бик булганнар! Рәхмәт сезгә”, – дип чыгыш ясады ул коллегалары каршында.

Котлауларга клиник-экспертлык эше буенча баш табиб урынбасары Рәдиф Вәлиуллин да кушылды. Бәйрәмнең тантаналы өлешендә шәһәрнең иҗат коллективлары чыгыш ясады.


Сишәмбе, 15 май 2018, 10:53