Мы в социальных сетях

Эшмәкәрлек декадасы кысаларында Чаллы шәһәре хакимиятендә ачык ишекләр көне үткәрелә. Чара 17 май көнне 8:00 сәгатьтән 17:00 сәгатькә кадәр уза. Ул көнне кече һәм эре бизнес вәкилләре үзләрен кызыксындырган мәсьәләр буенча белгечләргә мөрәҗәгать итә алачак.

Моннан тыш, эшмәкәрлеккә ярдәм итү программасы буенча да шәхси консультация алу мөмкинлеге бар.

Яр Чаллыда 20 мең юридик зат үз эшчәнлеген алып бара.  Шуларның 12400е кече һәм урта бизнес белән шөгыльләнә, калганнары шәхси эшмәкәрләр булып теркәлгән. 

Сишәмбе, 15 май 2018, 14:08