Мы в социальных сетях

Бу якшәмбедә 13.00 сәгатьтә «Энтузиастлар» бульварында «Бергә!» шәһәр проекты  уза.

Чарага килүчеләрне шәһәрнең иҗат коллективлары катнашында концерт программасы көтә.  Шулай ук программага  декоратив-эшләнмәләр һәм бию буенча мастер-класслар, аквагрим, сабын күбеге шоуы, роботлар күргәзмәсе һәм башкалар кертелгән.

Чаллылылар Татарстан Республикасының STS спорт-бию клубы чемпионнары һәм призерлары чыгышларын күрә алачаклар. Шулай ук балалар өчен аниматорлар белән уен зонасы оештырыла.  


Сишәмбе, 15 май 2018, 14:15