Мы в социальных сетях

Комсомол районында Әфганстаннан совет гаскәрләрен чыгара башлауга 30 ел тулуга багышланган чарада  сугышчы-интернационалистлар стеласына чәчәкләр салу тантанасы булды. Әлеге тантананы Комсомол районы хакимияте башлыгы  Александр Кислов ачып җибәреп:  «Бүген без шул сугышта катнашкан, үз антына тугры калган солдатларны искә алабыз. Әйе, бу безнең тарихыбыздагы якты дата түгел. Шулай да, ил каршында хәрби интернациональ бурычларын намус белән үтәгән солдатларны һәрвакыт зурлап искә алачакбыз», - диде.

Тантанада катнашучыларны шулай ук «Татпроф» компаниясенең административ директоры, Әфганстандагы хәрби хәрәкәтләрдә катнашучы Василий Соколов, шәһәр Ветераннар советы рәисе, Әфганстандагы хәрби хәрәкәтләрдә катнашучы, отставкадагы полковник Рафик Имайкин, Татарстан Республикасы Яр Чаллы шәһәренең Комсомол районы һәм Тукай районы буенча хәрби комиссары Дамир Вәлиев, сугышчы-интернационалистларның Аналар советы вәкиле Валентина Курочкина сәламләде.

Чара ахырында хәрби хәрәкәттә катнашучыларны бер минут тынлык белән искә алдылар.

Быел беренче мәртәбә тантанада катнашучылар өчен кыр кухнясы оештырылды. Анда һәркем "солдат боткасын" авыз итә алды.

Сишәмбе, 15 май 2018, 16:33