Мы в социальных сетях

Җиңүчеләрне бүләкләү тантанасы шәһәр үзәк китапханәсендә үтте.

Мәдәни көндәлек Татарстанның истәлекле урыннары,театр һәм музейлары турында сөйләүче төсле альбом-күрсәткеч итеп эшләнгән. Укучылар  уку елы буена аны буяп, анда кушылган биремнәрне үтәделәр, укылган китаплары һәм йөргән экскурсияләре турында көндәлеккә язып бардылар.

Шәһәр мәдәният идарәсе белгече Сабина Мәһдиева һәм үзәкләштерелгән китапханәләр системасы директоры Венера Гәйнуллина бәйрәм тантанасы барышында җиңүчеләрне бүләкләделәр. Чара «Укучының иң яхшы мәдәни көндәлеге» һәм «Иң мәдәниятле ата-ана» номинацияләре буенча узды. Садыйковлар гаиләсенә «Чаллының иң күп укучы гаиләсе-2018» исеме бирелде.

Бәйге нәтиҗәләре белән биредә танышырга була. Җиңүчеләр дипломнар, шәһәр мәдәният һәм ял паркына, орган залына, картиналар галереясына һәм Татар драма театрына чакыру билетлары белән бүләкләнде.  


Сишәмбе, 15 май 2018, 16:53