Мы в социальных сетях

Чаллыда опрессовкалауның беренче этабы старт алды. 29 майга кадәр тугыз микрорайонда кайнар су бирү тулысынча туктатыла: 24, 25, 46,48, 50, 51, 61, 63, 65. Кайбер микрорайоннарда - 49, 52, 54 комплекслардагы торак йортларда өлешчә туктатыла.  Анда башка опрессовкалау этабында кайнар су бирү тулысынча туктатылачак. Кайнар суны туктату графигы этаплары белән монда танышырга мөмкин. 

Яр Чаллы җылылык челтәрләре белгечләре вакытлыча булган уңайсызлыкларга түземлек һәм аңлау белән карарга куша. Максималь кыска вакыт эчендә  бу эшләрне төгәлләүгә барлык көч куелачак, дип вәгъдә итә белгечләр.

Яр Чаллыда опрессовкалау 4 этапта узачак.


Чәршәмбе, 16 май 2018, 10:33