Мы в социальных сетях

Тарихи туган якны өйрәнү музеенда Эльбруска менүчеләр белән кызыклы очрашу оештырылды. Эльбрус тавына экспедиция 20 майдан старт ала. Очрашуда катнашучылар үзләре, тауга менүләре, өскә күтәрелгәндә кичергән тәэсирләре белән уртаклаштылар. Тауга менүчеләргә бик мөһим миссия йөкләнде, аларга Эльбрус тавына куеп калдырыр өчен Татарстан Республикасы байрагы тапшырылды. Бирелгән икенче байракны, Яр Чаллы шәһәре байрагын алар үзләре белән алып барып, кире музейга алып кайтырга тиеш булалар.

Кунаклар белән очрашуда 4 нче мәктәп укучылары катнашты. Балалар бик кызыксынып тауга менүчеләрнең сөйләгәннәрен тыңладылар, сорауларга күмделәр. Экспедициядә катнашучылар яшүсмерләр белән җанлы әңгәмә кордылар, аларга куелган максатыңа ирешү өчен, яраткан эшеңә тотыну өчен ялкауланырга, куркырга кирәкмәве турында аңлаттылар.

Очрашу ахырында бергәләп фотога төштеләр. Тауга менүчеләрнең экспедицияләре 30 майда тәмамлана, алар кайткач тагын килергә, тауга менү турында видеофильм төшереп кайтырга вәгъдә бирделәр. 


Чәршәмбе, 16 май 2018, 10:39