Мы в социальных сетях

19 майда13:00 сәгатьтән 16:00 сәгатькә кадәр Сәүдә-сәнәгать палатасы бинасында узачак хезмәт күрсәтү ярминкәсендә күп балалы гаиләләр җир участогын ничек файдалану турында белә алачаклар.

Яр Чаллының төрле компания һәм учреждениеләре белгечләре бушлай консультация бирәчәкләр. Хезмәт күрсәтү ярминкәсендә төзелешне ничек башларга, кредит алу, салым түләвенең бер өлешен кире кайтару буенча мәгълүмат алырга мөмкин. Әлеге чарада төзелеш компанияләре йортларның проектларын  тәкъдим итәчәкләр. Белгечләр ана капиталын кулланып кредит алу мөмкинлеге белән таныштырачак.

Чарага килүчеләрнең сорауларына Пенсия фонды, Салым инспекциясе, шәһәр төзелеше хезмәтләре, опека органнары белгечләре, риелторлар, иминиятчеләр җавап бирәчәк. 


Җомга, 18 май 2018, 14:04