Мы в социальных сетях

«Запаслардагы шедеврлар» Бөтенроссия акциясе кысаларында 18 май көнне 12:00 сәгатьтән 20:00 сәгатькә кадәр Экология һәм табигатьне саклау музеенда бәйрәм чарасы уза. 

Бу көнне музей кунаклары сирәк экспонатлар, моңа кадәр тәкъдим ителмәгән экспозицияләр, кызыл балчыктан эшләнгән уникаль уенчыклар коллекциясен, гипстан сыннар (мультфильм  персонажлары), кечкенә кактуслар коллекциясен күрә алачаклар. Шулай ук тематик экскурсияләр оештырыла:  «Татарстан Республикасының хайваннар дөньясы», «Дөньяның искиткеч үсемлекләре», «Җирнең тере үткәне» һәм башкалар.

Чараның программасында Рәссамнар берлеге әгъзасы Зөләйха Вәлиеваның «Оста пумаласы» дип исемләнгән рәсем сәнгате буенча мастер-классы, Яр Чаллы шагыйрьләре, язучылары белән очрашу, балалар һәм аларның ата-аналары өчен гаилә интерактив уеннары оештырыла.

Музейга килүчеләрне үлән чәйләре, коктейль ясау ысуллары белән таныштырачаклар. 


Чәршәмбе, 16 май 2018, 15:51