Мы в социальных сетях

Хакимияттә Яр Чаллы шәһәренең студент отрядлары хәрәкәтен үстерә буенча утырыш узды.  Чара Башкарма комитет җитәкчесе урынбасары Рамил Хәлимов һәм «Республика студентлар хезмәт отрядлары үзәге» дәүләт бюджет учреждениесе директоры Ринат Садыйков катнашында узды.

Рамил Хәлимов утырышта катнашучыларны сәламләде һәм студентлар хәрәкәте отрядларының мөһимлеге турында сөйләде. «Студент отрядлары - бу аларны эш белән тәэмин итү мөмкинлеге, шәхеснең иҗади теләкләрен тормышка ашыру, хезмәт эшчәнлегенә җәлеп итүнең нәтиҗәле ысулы», - дип аңлатты ул.

 Утырыш барышында 2017 елның җәйге чорында студентларның хезмәт отрядлары эшчәнлегенә нәтиҗә ясалды һәм 2018 елның өченче хезмәт семестрына планнар билгеләнде. Бу елның җәйге чорына 16 отряд эшчәнлеге планлаштырыла.  

Профиль отрядлары Кама дәүләт автомеханика техникумы һәм Яр Чаллы политехник көллияте базасында оешачак. Студентлар укыту юнәлеше буенча  «КАМАЗ» ҖАҖ һәм «Татэлектромаш» холдингы эш предприятиеләренә  җәлеп ителәчәк.

Техник көллият базасында учреждениенең территориясен төзекләндерү отряды формалаша.

Педагогик отрядлар Яр Чаллы дәүләт педагогика университеты һәм «Казан (Идел буе) федераль университеты»ның Яр Чаллы институты базасында оеша.

Педагогик отрядлар ел саен сәламәтләндерү программаларын, балаларның ялын һәм хезмәт белән тәэмин ителешен оештыруны,  вожатый, педагог-оештыручы, физик тәрбия интрукторлары булып эшләүне тормышка ашыруда катнашалар.

Моннан тыш студентлар шәһәрнең,  Республиканың һәм  Россия Федерациясенең мәктәпяны лагерьларында, сәламәтләндерү лагерьларында да эшли алачаклар.

Төзелеш отрядлары Кама төзелеш базасында оештырылачак. Бу юнәлеш бәһасез тәҗрибә һәм күләмле хезмәт хакы алу мөмкинлеге бирә. Шәһәрнең төзелеш оешмаларында студентлар: ярдәмче эшчеләр, бетончылар, штукатур һәм малярлар булып эшли ала.

Студентларның «Легионер» проводниклар отряды  «Казан (Идел буе) федераль университеты»ның  Яр Чаллы институты базасында формалаша. Махсус курслар тәмамлап һәм тиешле медицина тикшеренүе үтеп, эшләргә рөхсәт алганнан соң студентлар  төньяк һәм  көньяк юнәлешләргә баручы поездларда эшли ала. Бу студентка  яңа шәһәрләр белән танышу мөмкинлеге бирә.

Авыл хуҗалыгы отрядлары Кама дәүләт автомеханика техникумы базасында оеша.  Анда студентларга Кырым Республикасындагы «Радуга» фито-колхозы бөтенроссия хезмәт проекты составыда эшләү мөмкинлеге бар.

«Эдельвейс» сервис студентлар отряды Яр Чаллы сәүдә-технология институты базасында формалаштырылган, анда туңдырма эшләү һәм сату производствосында эшләү мөмкинлеге бар.

Шәһәр штабында төрле уку йортлары студентлары тупланган  4 ирекле студентлар отряды формалаша:  сервис отряды, төзелеш отряды, «Драйв» педагогика студентлары һәм «Экстрим» проводниклар отрядлары.


Чәршәмбе, 16 май 2018, 16:57