Мы в социальных сетях

Бүген Автозавод районында яшәүче Бөек Ватан сугышы ветераны, тыл хезмәтчәне Хөмәйрә Йосыф кызы Дәүләтшина үзенең 90 яшьлек юбилеен билгеләп үтә.

Хөмәйрә Йосыф кызы Башкортстан республикасының Чишмә районы Ябалаклы авылында күп балалы крестьян гаиләсендә туа. Шунда ук башлангыч мәктәпнең 4 сыйныфын тәмамлый. Сугыш вакытында Чишмә районында элеваторда эшли.

1952 елда кияүгә чыга, бәхетле гаиләдә өч бала тәрбияли.

 Шул ук елны ире белән Уфа шәһәренә күчә, 1993 елдан Яр Чаллыда яши башлый.

Бүгенге көндә Хөмәйрә Йосыф кызының 6 оныгы һәм 4 оныкчыгы бар.

«1941-1945 нче Бөек Ватан сугышы елларындагы фидакарь хезмәт өчен» медале һәм юбилей медальләренә ия.

Комсомол районында Бөек Ватан сугышы ветераны Сабира Барый кызы Бохармәтова  90 яшьлек юбилеен билгеләп үтә.

Сабира Барый кызы Яр Чаллы шәһәрендә туа, 7 сыйныф тәмамлый. Сугыш елларында кыр эшләрендә хезмәт куя. Сугыштан соң озак еллар туку фабрикасында эшли. 1951 елда кияүгә чыга. Лаеклы ялга кадәр кинотеатрда контролер булып эшли. Тормыш иптәше белән 3 бала үстерә, бүген өч оныгы һәм бер оныкчыгы бар.

Сабира Барый кызы да тыл хезмәтчәне,  «1941-1945 нче Бөек Ватан сугышы елларындагы фидакарь хезмәт өчен» медале һәм юбилей медальләренә ия.

Юбилярларга  Россия Президенты Владимир Путин һәм Яр Чаллы шәһәре  мэры  Наил Мәһдиев исеменнән бүләкләр тапшырдылар.

Чәршәмбе, 16 май 2018, 17:14