"Open City" бизнес-отелендә “Автошәһәрнең яшь эшмәкәре – 2018” бәйгесенә йомгак ясалды. Анда 18 яшьтән 35 яшькә кадәрле эшмәкәр булырга планлаштыручы яки инде эшмәкәр булган яшьләр катнашты. Быелгы бәйгедә 13 номинант үзләренең проектларын тәкъдим итте.
Бу елның “Яшь эшмәкәр –2018” дип Айдар Сәйфетдинов табылды. Ул креатив бүләкләр һәм сувенир продукциясе җитештерүче компанияне җитәкли. Аңа, бәйгенең төп бүләге – 20 мең сум акча бирелде. Тагын дүрт яшь эшмәкәр – 10 мең сум акчага лаек булды.
При использовании информации просьба ссылаться на Управление информационной политики и по связям с общественностью.
Пәнҗешәмбе, 17 май 2018, 09:02