Дүшәмбе, 19 август 2024 / рус тат / версия для слабовидящих
Мы в социальных сетях

Санитар-экологик икеайлык кысаларында шәһәр территорияләрен чистарту, җыештыру эшләре бара.

Шул икеайлык  уңаеннан узган чарада 90 оешма катнашты.  Алар арасында Башкарма комитет «Горзеленхоз», «Ремдизел» хезмәткәрләре, «Камстройсервис», «Ремжилстрой» идарәче компанияләре һәм башкалар бар.

Барлыгы 2180 кеше, 23 техника берәмлеге җәлеп ителде. Экологик чарада катнашучылар тарафыннан 150 төп нарат утыртылды. Моннана тыш, газоннарны, өй яны территорияләрен  чүп-чардан чистарту, агачларны агарту, утыргычларны, чүп савытларын, балалар мәйданчыгы элементларын буяу, үлән чәчү һәм кара туфрак кертү кебек эшләр башкарылды.

Нәтиҗәдә, 89 куб.м чүп-чар чыгарылды, 17 га шәһәр территориясе чистартылды, 410 төп агач утыртылды, 2200 кв.м. юл пычрак балчыктан арындырылды, 1680 кв.м. чәчәк түтәле әзерләнде.


Пәнҗешәмбе, 17 май 2018, 11:02