Дүшәмбе, 19 август 2024 / рус тат / версия для слабовидящих
Мы в социальных сетях

Тарихи-туган якны өйрәнү музеенда  «Коръәндә - гармониягә тарту көче»  күргәзмәсе ачылды.

Музейга килүчеләрне Яр Чаллы Башкарма коимитеты җитәкчесе урынбасары  Рамил Хәлимов һәм шәһәрнең имам-мөхтәсибе Әлфәс хәзрәт Гайнуллин сәламләде.

 Чарада «Казан Кремле» Казан тарихи-архитектура һәм сәнгать музей-тыюлыгы җыентыкларыннан бай материал тәкъдим ителде. Чаллылылар XVII гасырдан башлап  Коръәннең гарәп басмаларындагы тарихи әһәмиятле һәм сәнгати-бизәлештәге кулъязмаларын күрә алды.  Шулай ук рәссам-каллиграф Нәҗип Нәккашның шамаилләре, «Хәләл-Үзәк»нең сувенир һәм басма продукциясе, «Sabr» мөселман киемнәре тәкъдим ителде.

Күргәзмә 15 июньгә кадәр дәвам итә. Керү бәясе 100 сум.


Пәнҗешәмбе, 17 май 2018, 11:10