Мы в социальных сетях

Яр Чаллы полициясе хезмәткәрләре «Гепард» командасын каршы алды. Балигъ булмаганнар белән эшләү бүлеге башлыгы Римма Искандрова  кадетлпрны мәртәбәле җиңүләре белән котлады һәм арадан иң яхшыларына Рәхмәт хатлары тапшырды. 49 нчы кадет мәктәбе укучылары әлеге бәйгедә берничә тапкыр  җиңү яулады. Шулай да республика слётының гомумкоманда зачётында беренче тапкыр призёр булдылар. Шулай ук алар «законнарны белү» һәм «хәрби стройга әзерлек» номинацияләрендә иң яхшы нәтиҗә күрсәтте.

«Гепард» отряды 2006 елда оеша. Җитәкчеләре офицер-тәрбияче Минзилә Нямаева.  Команда хокук бозуларны профилактикалау белән үз мәктәпләрендә генә шогыльләнеп калмый,  ә балалар бакчаларында Яр Чаллы һәм Тукай районы мәктәпләрендә дә шундый юнәлештәге чараларда катнаша.

Пәнҗешәмбе, 17 май 2018, 13:41