Мы в социальных сетях

Бүген чаллылылар Картиналар галереясына, Тарихи-туган якны өйрәнү музеена, шулай ук Экология һәм табигатьне саклау музеена  бушлай керә алачаклар.

Картиналар галереясы 11:00 дән 22:00 сәгатькә кадәр эшләячәк. Бина каршындагы мәйданчыкта ярминкәләр оештырыла, анда  чаллылылар декоратив-гамәли сәнгать эшләнмәләре сатып ала алачаклар. Чара программасына мастер-класслар, квест, викторина, өстәл уеннары, архитектура, шәһәр төзелеше һәм дизайн фестивале, төсле картиналар шоуы һәм башкалар кертелгән. Яшь кунаклар өчен клоуннар чыгышы әзерләнгән. 20:00 сәгатьтә «Шәһризадә төне» башлана.

Экология һәм табигатьне саклау музенда 12:00 дән 20:00 сәгатькә кадәр шәһәрдәшләребез  сирәк экспонатлар, моңа кадәр тәкъдим ителмәгән экспозицияләр, кызыл балчыктан эшләнгән уникаль уенчыклар коллекциясен, гипстан сыннар (мультфильм  персонажлары), кечкенә кактуслар коллекциясен күрә алачак. Шулай ук тематик экскурсияләр оештырыла:  «Татарстан Республикасының хайваннар дөньясы», «Дөньяның искиткеч үсемлекләре», «Җирнең тере үткәне» һәм башкалар.

Чараның программасында Рәссамнар берлеге әгъзасы Зөләйха Вәлиеваның «Оста пумаласы» дип исемләнгән рәсем сәнгате буенча мастер-классы, Яр Чаллы шагыйрьләре, язучылары белән очрашу, балалар һәм аларның ата-аналары өчен гаилә интерактив уеннары оештырыла. Музейга килүчеләрне үлән чәйләре, коктейль ясау ысуллары белән таныштырачаклар. 

Тарихи-туган якны өйрәнү музеенда бәйрәм кичәсе 16:00 сәгатьтә концерт программасы белән башлана. Чара программасында флешмоб, уеннар, мастер-класс, күргәзмә һәм башкалар каралган. Иҗади программаны Рок һәм бию театры мәктәбендә шөгыльләнүчеләр тәкъдим итә.


Җомга, 18 май 2018, 17:21