Мы в социальных сетях

Татарстан Республикасы буенча Роспотребнадзор Идарәсенең Яр Чаллы территориаль бүлегендә  Актаныш, Тукай, Мөслим, Минзәлә районнарында бүгенге көннән алып 25 майга кадәр гомуми белем бирү һәм мәктәпкәчә белем бирү учрежденияләрендә  җәмәгать туклануы мәсьәләләре буенча «кайнар линия» ачылды.  

Әлеге чара балалар туклануының сыйфаты һәм куркынычсызлыгы буенча йомгак ясау өчен үткәрелә.

Шалтыратулар эш көннәрендә 09:00 сәгатьтән 16:00 сәгатькә кадәр (төш вакытында тәнәфес белән) (8552) 32-06-07, 32-05-39 номерлары аша кабул ителә. 


Җомга, 18 май 2018, 10:43