Мы в социальных сетях

Бүген шәһәрнең барлык мәгариф  учрежденияләрендә «Биюче Чаллы» бию марафоны узды.  Чарада беренче сыйныфтан алып унынчы сыйныфка кадәр 50 меңнән артык укучы катнашты. Алар «Кадриль», милли бию, «Танышу» түгәрәк биюе, рок-н-ролл, Җиңү вальсларын биеделәр.

Фестивальне шәһәр Укучылар Советы белән берлектә шәһәр Мәгариф һәм яшьләр белән эшләү идарәсе оештырды.

Җәй көне Чаллы паркларында, сквер һәм лагерьларда бию буенча масстер-класслар уздырылачак.


Җомга, 18 май 2018, 14:09