Мы в социальных сетях

"Шатлык" яшьләр үзәгендә  «Тынычлык шәһәре» фестиваль-конкурсының III йомгаклау этабы үтте.  Командалар тарафыннан дуслык, төрле милләтләр арасындагы толерантлык мөнәсәбәте темасын ачып бирүче  театраль күренешләр, әдәби-музыкаль композицияләр тәкъдим ителде.

Фестиваль-конкурс февральдән майга кадәр 3 этапта узды. Анда шәһәр мәктәпләре һәм урта һөнәри белем бирү учрежденияләреннән  12 команда (100 дән артык кеше) катнашты.

30 майда «Шатлык» яшьләр үзәгендә  җиңүчеләрне котлау тантанасы уза. 

Җомга, 18 май 2018, 17:03