Мы в социальных сетях

Татарстан Республикасында Матбугат көне уңаеннан Казан шәһәрендә "Бәллүр каләм – Хрустальное перо - 2018" XXI республика журналистлар бәйгесенә нәтиҗә ясалды. Тантанага Татарстанның күренекле мәдәният һәм сәнгать эшлеклеләре, журналистлар, типография җитәкчеләре һәм хезмәткәрләре килде. Журналистика белән бәйле "Мәгълүматның ачыклыгы һәм югары дәрәҗәдә оештыру өчен” номинациясендә Яр Чаллы шәһәре Башкарма комитетының мәгълүмати сәясәт һәм җәмәгатьчелек белән элемтә идарәсе башлыгы Римма Мөхәммәтҗанова "Бәллүр каләм" статуэткасына лаек булды.

Бүләк алганда Римма Мөхәммәтҗанова лаеклы белем биргән өчен Казан университетына, әлеге югары бүләккә ия булуга өлеш керткәннәре өчен үз командасына, коллегаларына, журналистлар берлегенә һәм Яр Чаллы шәһәремэры Наил Мәһдиевка рәхмәтен белдерде.

Тантанада мәртәбәле кунаклардан: Татарстан Республикасының дәүләт киңәшчесе Минтимер Шәймиев, Республиканың Премьер-министры Алексей Песошин, Татарстан Республикасының Дәүләт Советы рәисе урынбасары, Журналистлар берлеге рәисе Римма Ратникова һәм башка күренекле шәхесләр катнашты.

Быел бәйгегә тәҗрибәле һәм яңа яза башлаган журналистлардан, шулай ук Татарстаннан читтә татар телендә иҗат итүчеләрдән 1400 эш кабул ителде.

Шимбә, 19 май 2018, 11:20