Мы в социальных сетях

19 май Татарстан Республикасы матбугаты көне. Әлеге һөнәри бәйрәм уңаеннан мәгълүмати сәясәт һәм җәмәгатьчелек белән элемтә идарәсе шәһәрнең матбугат чараларын “Биеклектә” баулар паркына чакырды. 

30 дан артык журналист 6 метр биеклеккә күтәрелде, шулар арасында  "Вечерние Челны" һәм "Единство" газеталары вәкилләре, "КАМАЗ" матбугат хезмәте, "Эфир", "Чаллы ТВ" телекомпанияләре, "СТВ-Медиа" холдингы һәм KazanFirst сайты хезмәткәрләре бар. 

Иң башта журналистларны тезделәр.  Аннан соң аларны мәгълүмати сәясәт һәм җәмәгатьчелек белән элемтә идарәсе башлыгы Римма Мөхәммәтҗанова һәм “Биеклектә” бау паркы җитәкчесе Даниил Балтачев сәламләделәр һәм "оста" трассасын үтәргә тәкъдим иттеләр. Трассада барлык физик осталыкларны кулланырга һәм куркуны җиңәргә туры килде. Күпләр өчен “ДНК” этабын узу чын сынау булды.

Трасса 200 метр озынлыктагы елга өстеннән корыч канат буенча төшү белән тәмамланды.

Соңыннан барысы да “Камыр Батыр” кондитерлары әзерләгән сыйлардан авыз иттеләр.  

Шимбә, 19 май 2018, 15:49