Мы в социальных сетях

Мәгариф һәм яшьләр белән эшләү идарәсе башлыгы Винер Харисов быелгы уку елының нәтиҗәләре белән чыгыш ясады. 9 нчы сыйныфлар өчен сынау имтиханнары 25 майда башлана дип хәбәр итте ул. Алар иң беренче инглиз теленнән сынау тотачак.  Шул сәбәпле тугызларның “Соңгы кыңгырау” бәйрәм чарасы 24 майда узачак. Бу уку елында чыгарылыш сыйныф укучыларының саны артты.  Шулай итеп мәктәпне 5073 тугызынчылар һәм 1868 унберенче сыйныфлар тәмамлый.

Имтиханнар мәҗбүри тиешле барлык предметлардан да 20 пунктта узачак:

- бердәм дәүләт имтиханы 6, 11, 34,  44, 46, 48,  53 мәктәпләрдә,

- төп дәүләт имтиханнары 6, 8, 11, 15, 19, 25, 27, 34, 35, 44, 45, 46, 48, 49, 53, 56 белем бирү  учрежденияләрендә.

2018 елда унберенче сыйныфны тәмамлаучы 182 укучыга “Укудагы уңышлары өчен” Россия медале биреләчәк, бу уку елында республика медале бирелми. Аерым үрнәктәге аттестатны тугызынчы сыйныфны тәмамлаучы 205 укучы алачак. Укырга керү өчен документларны берьюлы биш югары уку йортына бирергә мөмкин, һәрберсендә өч юнәлеш сайларга була. Имтиханнарның төп этабы 20 июньгә кадәр дәвам итә. 23 июньнән соң чыгарылыш кичәләре башлана.

Винер Харисов белдерүенчә, соңгы елларда тугызынчы сыйныфтан соң көллияткә керергә теләүче укучылар саны артты. Быел тугызынчы сыйныфны тәмамлаучыларны 17 урта һөнәри белем бирү учреждениесе кабул итәргә әзер. Тик шуларның унысында гына бюджет урыннары бар.

Шәһәрнең югары уку йортлары быел шәһәрдә калырга теләүче 552 чыгарылыш сыйныф укучысына 1100 бюджет урыны тәкъдим итә ала. Унберенче сыйныфны тәмамлаучы укучыларның 69%ы югары белем алу өчен шәһәрдән чыгып китергә планлаштыра.


Дүшәмбе, 21 май 2018, 09:06