Мы в социальных сетях

Эшлекле дүшәмбедә балаларның җәйге ялын оештыру мәсьәләсе турында сөйләштеләр.  2018 елда укучыларны эш белән тәэмин итү максатыннан  Яр Чаллы шәһәре мэры Наил Мәһдиев ярдәме белән өстәмә эш урыннары булдыруга шәһәр бюджетыннан 7 млн сумнан артык акча бүлеп бирелде. Әлеге сумма 2034 укучыны 2 сәгатьлек эш урыны белән тәэмин итәчәк.  Матди ярдәм түләүгә дәүләт бюджетыннан 3 мең сум акча каралган.

Болардан тыш, җәйге чорда 15 студент отряды эшчәнлеген оештыру планлаштырыла, шуның нигезендә 1000  студент эш белән тәэмин ителәчәк.  Предприятие җитәкчеләренә мөрәҗәгатендә Наил Мәһдиев үсмерләрне эшкә урнаштыру мәсьәләсенә тукталды. “Предприятие җитәкчеләре кадрларны җәлеп итү турында күп сөйлиләр.Тик балаларны кабул итү өчен әле барысы да үз ишекләрен ачмады. 980 укучы предприятиеләргә урнашырга тиеш. Бу бик аз. Әйдәгез, бу санны 5 кә, 6 га тапкырлыйк. Шулай булгач, барысы өчен дә файда була бит.  Бу безнең коммуналь-торак хуҗалыгы предприятиләренә, идарәче компанияләргә дә кагыла, - дип ассызыклап үтте мэр.

Дүшәмбе, 21 май 2018, 10:17