Мы в социальных сетях

“Чишмә” Халыклар дуслыгы йортында “Милли курчак — 2018″ VI шәһәр балалар иҗаты бәйгесенә йомгак ясау тантанасы узды. Чарада  җиде яшьтән унике яшькә кадәрле Яр Чаллы, Менделеевск, Алабуга шәһәрләреннән төрле милләттән булган 16 кызчык көч сынашты. Һәр катнашучы үзенең милли костюмында чыгыш ясады.  

Анда татар, рус, башкорт, төрек, чуваш, мордва, удмурт, мари, таҗик, әрмән, үзбәк,  якут, еврей, азербайҗан, лезгин, немец милләтеннән булган катнашучылар чарага килүчеләрне үз халыкларының мәдәнияте, гореф-гадәтләре белән таныштырды.

Моннан тыш, тамашачылар алдында Чаллының һәм Казанның балалар һәм яшьләр бию ансамбльләре чыгыш ясады.

Һәр катнашучы үз номинациясендә  махсус исемнәргә лаек булды. Аларга дипломнар һәм истәлекле бүләкләр тапшырылды.

Дүшәмбе, 21 май 2018, 10:39