Мы в социальных сетях

Җиңү паркы сәхнәсендә тантаналы рәвештә җиңүчеләрне котладылар. Шулай ук биредә “Иң күп икенчел чимал җыючы” бәйгесе җиңүчеләрен, белем бирү учреждениеләренең иң яхшы экоактивларын һәм экологик берләшмәләрнең педагог-җитәкчеләрен бүләкләү тантанасы узды. 

Проектта шәһәрнең 35 белем бирү учреждениесеннән 277 кеше катнашты. “Яшел түгәрәк” акциясе нәтиҗәләре буенча 77 нче гимназия җиңү яулады. “Яшел урам”  проектында иң яхшылары дип 4 нче мәктәп табылды. “Кәгазьгә -  икенче тормыш”  акциясендә 45 нче мәктәп беренче урынга чыкты.  Иң актив укучылар Рәхмәт хатлары белән бүләкләнде. 

Дүшәмбе, 21 май 2018, 13:55