Мы в социальных сетях

Казанда иң престиж халыкара джаз конкурсларыннан саналган - Олег Лундстрем исемендәге IV джаз конкурсы узды. Ел саен анда Чаллының “Визит” джаз-оркестры катнаша һәм лауреат исемен яулап килә.

Быелгы чыгышлары өчен оркестрның җитәкчесе, Татарстанның Атказанган сәнгать эшлеклесе Владимир Завьялов зур һөнәри осталык сораган авыр программа сайлаган.

Тырышлыклар бушка булмады: «Визит» джаз-оркестры һәм аның җитәкчесе иҗади осталыклары өчен  хөкемдарлардан иң югары бәя алдылар  һәм конкурсның Гран-приена лаек булдылар.

Шулай ук өч артисты «Джаз импровизациясе» номинациясендә шәхси чыгыш ясап призлы урыннар алдылар һәм лауреат булдылар.

Конкурска бару мәдәният идарәсе башлыгы Эльвира Ногманова ярдәме белән тормышка ашырылды.


Дүшәмбе, 21 май 2018, 17:23