Мы в социальных сетях

13-21 май көннәрендә Воронежда  акробатика буенча Россия Чемпионаты узды. Ярышларда 25 төбәктән 500 гә якын спортчылар көч сынашты. Анда «Олимпия» спорт мәктәбенең олимпия резервыннан өч состав катнашты. Спортчылар акробатиканың 5 спорт төре буенча ярыштылар: катнаш парлар, ир-атлар һәм хатын-кызлар парлары, шулай ук  ир-атлар һәм хатын-кызлар төркеме күнегүләре.

Нәтиҗәләр буенча 1 урынны хатын-кызлар арасындагы парлы күнегүләрдә  Чаллы спортчылары Алия Сәлахова, Диана Төхватуллиналар яулады. Алар Наилә Гатауллина һәм Регина Сухина җитәкчелегендә шөгыльләнәләр.

Хатын-кызлар төркемендә 2 урынны:Анастасия Айдукова, Алинә Ибатуллина, Виктория Корнийчук яуладылар. Алар Эльмира Абусева, Лилия Кириллова, Регина Сухина, Татьяна Варенова кул астында шөгыльләнә.

Хатын-кызлар төркемендә 3 урынга:Мария Смолькина, Анна Левашкина, Дарина Крючкова лаек булды.Тренирлары Лилия Коробкова һәм Татьяна Уразбахтина.


Дүшәмбе, 21 май 2018, 16:36