Мы в социальных сетях

"Бергә" фестивале велосипедчылар парады белән ачылды, аннан соң күңел ачу һәм концерт программасы белән дәвам итте. Анда Яр Чаллы шәһәренең үсмерләр, яшьләр иҗат коллективлары һәм төрле артистлар чыгыш ясады.

Бульварда төрле күңел ачу мәйданчыклары һәм уен зоналары эшләде. Моннан тыш,  декоратив эшләнмәләр ясау буенча масстер-класслар узды. Анда балалар белән беррәттән олылар да үз куллары белән төрле сувенирлар, декоратив эшләнмәләр ясарга өйрәнделәр.  "КидСпейс" балалар шәһәре кызыклы уеннар, җырлар, бию буенча флэш-моб үткәрде.

Булачак әниләр өчен дә махсус бию ярышы оештырылды. "Лазертаг", "Квестория" уен зоналары,  Intable  өстәл уеннары, күргәзмә һәм роботлар техникасы  буенча масстер-класслар чарага килүчеләрдә зур кызыксыну уятты. “Яшүсмер” клубы уен-ярышларында иң актив катнашкан гаиләләр дипломнар һәм бүләкләргә ия булдылар. Чарада катнашучылар өчен иң истәлекле вакыйга, «Экстрим» яшьләр-үсмерләр клубында шогыльләнүчеләр чыгышы һәм Николай Захаровның велотриал-шоуы булды.

Дүшәмбе, 21 май 2018, 17:00