Мы в социальных сетях

"Этюд" спорт мәктәбендә җитез шахматлар буенча беренчелек узды. Турнир стартына барлыгы 96 яшь шахматчы чыкты.

9 очконың 8ендә откан Роман Новиков (тренеры – Игорь Князев) беренчелекне яулады.  Икенче урында 7,5 очко белән – Владимир Морозов (тренеры – Виктор Гончаров). Алардан  бераз гына  калышып, шул ук күләмдә очко туплаган Леонид Ефимов (тренерлары – Игорь Князев һәм Рамил Хөснуллин)  өченче урынга чыкты.

Кызлар зачётында 1 урынны - Анастасия Ахтырская (тренеры – Евгений Козлов), 2 урынны – Маргарита Ершова (тренеры – Рәмзия Самусенко) яуладылар. Җиңүчеләр өчлеген Каролина Будкина (тренеры – Рамил Хөснуллин) тәмамлады.

2008 елгы һәм аннан кечерәк балалар арасында Александр Сөнгатуллин (тренеры – Наталия Гончарова) беренче урынга лаек булды. Шул ук яшь категориясендә икенче урынны - Андрей Горин (Түбән Кама шәһәре) һәм өченче урынны – Ралинә Нуруллина (тренерлары – Игорь Князев һәм Рамил Хөснуллин) яуладылар.

 2009 елгылар һәм аннан да кечерәкләр төркемендә “алтын”га - Вильдан Сафин (тренеры – Игорь Князев), "көмеш"кә -  Руслан Умаров (тренеры – Наталия Гончарова) лаек булды. Эдуард Миңнемуллин (тренерлары – Игорь Князев  һәм Рамил Хөснуллин) өченче урынга чыкты.

Иң кечкенә  (2010 елгылар һәм аннан кечерәк) яшь категориясендә беренче урын - Эмиль Агишевка, икенче урын - Альфред Нәбиевка (икесенең дә тренеры – Эдуард Ашиев), өченче урынга чыгу - Ислам Сабировка (тренерлары – Игорь Князев  һәм Рамил Хөснуллин) насыйп булды.


Дүшәмбе, 21 май 2018, 18:02