Якшәмбе, 30 июнь 2024 / рус тат / версия для слабовидящих
Мы в социальных сетях

Эшмәкәрләр декадасы кысаларында шәһәр мэры Наил Мәһдиев, Башкарма комитет җитәкчесе урынбасары Наталия Кропотова «ЛИЗИНГ-ГРАНТ» программасы буенча дәүләт ярдәме алучы: «КиМ»,«Автотехник»,«Кристалл-плюс» һәм башка предприятиеләрдә булдылар. Әлеге компанияләр 2017 елда эшмәкәрләргә дәүләт ярдәме күрсәтү кысаларында, конкурс нәтиҗәләре буенча (анда катнашырга 100 кеше гариза биргән) акча алдылар. Проект шартларында билгеләнгәнчә, дәүләт түләүсез нигездә лизингка алынган җиһазларның 30%ы өчен үзе түли, ягъни акчалата бирә.

Делегация иң беренче «КиМ» компаниясендә тукталды. Әлеге компания икътисад базарында 13 ел эшли, биредә КАМАЗны комплектлаучы частьлар җитештерелә. Узган ел предприятиегә кирәкле җиһазлар алу өчен 1,3 млн сум акча бирелде. «КиМ» предприятиесе заводны башка берәүдә дә аналогы булмаган уникаль частьлар белән тәэмин итеп тора.

Директоры Николай Майзельс «КАМАЗ»да 30 ел  хезмәт куйган. 52 яшендә үз эшен башлап җибәрә. Бүген «КИМ» компаниясендә 22 хезмәткәр эшли, аларның уртача хезмәт хакы 47 мең сум тәшкил итә. Шәһәр мэры Наил Мәһдиев биредә эшнең оештырылу сыйфаты белән кәнәгать калды: «Николай Иосифович – уникаль кеше, «Мастер» индустриаль паркының киләчәге булуга берәү дә ышанмаган чорда, биредә эш башлап җибәргән кеше ул. Ул - безнең чорның хезмәт герое, аның предприятиесе «КАМАЗ» өчен аналоглары булмаган эксклюзив продукция җитештерә» - диде ул.

«КиМ» компаниясеннән соң делегация «СтиС - Набережные Челны», «Кристалл-плюс», «АВТОТЕХНИК» предприятиеләренә юл алды.

Сишәмбе, 22 май 2018, 14:38