Яр Чаллының студент отрядлары күп кенә мөһим Республика чараларында
катнаштылар.
Педагоглар отряды Казанга «Республика
вожатыйлары мәктәбе-2018» җыенына китте. Өч көнлек җыен кысаларында алар норматив хокук нигезләре, вожатыйлар эшчәнлеге аспектлары, коллективта иҗади эш оештыру алымнары, гадәттән тыш хәлләр вакытында
беренче ярдәм күрсәтү методикалары белән таныштылар.
![](/upload/files/user/студ._отряды_21.jpg)
Студентларның «Экстрим» проводниклар отряды Зәй районының «Йолдызлык»
сәламәтләндерү лагере базасында хезмәт
һәм иҗат фестивалендә катнаштылар. Чара хезмәт тәрбиясе бирү, студентлар
отрядларының традицияләрен, иҗади һәм мәдәни мирасын үстерү, баетуга
юнәлтелгән. Ике көнлек фестиваль кысаларында студентлар эшчәнлегенә йомгак
ясалды, катнашучыларга бүләкләр тапшырылды.
![](/upload/files/user/студ.отряды_11.jpg)
Шулай ук Татарстан Республикасы студент отрядларының өченче семестры ачылу
тантанасы узды. Бу чара кысаларында студентлар отрядларына хезмәт объектларына
юлламалар бирелде. Яр Чаллы шәһәре студентлар отряды штабы Кырым, Татарстан һәм
Чаллының
сәламәтләндерү лагерьларына
юлламаларга ия булдылар.
![](/upload/files/user/студ.отряды_32.jpg)
При использовании информации просьба ссылаться на Управление информационной политики и по связям с общественностью.