Мы в социальных сетях

Яр Чаллы «Кванториум» технопаркында фәнни техника проектлары конкурсы узды. Чарада Татарстан Республикасының төрле шәһәр һәм районнарыннан 52 яшь конструктор катнашты. Алар конкурс комиссиясенә Legoдан төзелгән пианист роботын, лифт макетын, робот тикшерүчене, акыллы йорт, 3D-сканер, кеше кыяфәтендәге роботны һәм башка үзләренең күп кенә проектларын тәкъдим иттеләр. Барлык катнашучылар да диплом белән бүләкләнде.

Жюри әгъзалары биш категория буенча җиңүчеләрне билгеләде: «Робот техникасы», «Мәгълүмати технологияләр», «Электроника», «Инженер дизайны» һәм «Автомодельләр ясау». Әлеге технопаркка йөрүче Вячеслав Чехунның проекты «Инженер дизайны» номинациясендә иң яхшысы дип табылды.

Сишәмбе, 22 май 2018, 10:02