Мы в социальных сетях

Буа районы мәдәният йортында узган "Буа: Диалог киңлеге" II Халыкара театраль фестивале кысаларында Яр Чаллы дәүләт татар драма театры Булат Сәлаховның “Яртатылмый калган ярлар” спектаклен (режиссёры Илсур Казакбаев) тәкъдим итте.  Спектакльдән соң  жюри әгъзалары белән иҗади эш буенча фикер алышу булды.

Әлеге фестивальдә Яр Чаллы дәүләт  курчак театры артистлары “Төньяк җиле әкияте” әсәрен күрсәтте. Аларның чыгышын да жюри югары бәяләде. Бу театр фестивале 15 майдан 24 майга кадәр уза, анда шәһәрдәшләребездән тыш Азәрбайҗан, Швейцария, Казахстан һәм Россия театрлары да катнаша.

24 май көнне ябылу тантанасында Россиянең халык артисты Сергей Безруков чыгыш ясаячак һәм Мәскәү губернасы театры "Кечкенә принц" спектаклен күрсәтәчәк. 


Сишәмбе, 22 май 2018, 13:27