Мы в социальных сетях

Эшмәкәрләр декадасы кысаларында Эльвира Максимова чакыруы буенча шәһәр мэры Наил Мәһдиев The Medovik кондитер-кафега барды. Бу - Эльвира белән Маратның үзләре төзегән гаилә бизнесы, аларның клиентлар базасында даими йөрүчеләр 1200 кеше исәпләнә. Узган ел аларның хезмәтеннән 45000 сатып алучы файдаланган. 

The Medovikны Чаллыда гына түгел, республиканың башка шәһәрләрендә дә беләләр һәм хөрмәт итәләр. Әлеге кафе Түбән Камада да ачылды.

Эльвира Максимова - белеме буенча камыр эшләнмәләре җитештерү буенча инженер-технолог. Хәзер ул продукцияне җитештерү процессын контрольдә тота, ә тормыш иптәше Марат оештыру эшләре белән идарә итә. Аларның кафесы урнашкан бина башта җәмәгать туклануы өчен проектланган иде. Алар шунда ук җитештерелгән продукцияне һәм кофе тәкъдим итәләр.  Ә стена артында кондитер әйберләре пешерү цехы.

Эшмәкәр Максимовлар ирешелгәндә генә туктап калырга уйламый, алар киләчәктә кулинария мәктәбе ачарга планлаштыра. Ул кафе белән янәшә бинада урнашкан.  Якты, иркен кабинетларда башлап кына килүче һәм инде профессионалга әйләнгән кондитерлар өчен масстер-класслар уза.  Биредә Эльвира Максимовадан тыш, шәһәрнең кайбер танылган оста пешекчеләре дә укыта.

Студиядә өстәлләр бик уңайлы урнашкан, өстәл артына ике яктан да кереп утырырга була. Бу идеяне шәһәр мэры Наил Мәһдиев бик уңай бәяләде.

Сөйләшү барышында, биредәге җиһазларның Чаллы җитештерүчеләреннән алынуы билгеле булды .Шул күңелле әңгәмә вакытында Наил Мәһдиев быелгы Сабан туена махсус торт әзерләп чыгарырга тәкъдим итте.

Сишәмбе, 22 май 2018, 17:39