Мы в социальных сетях

Лениногорскта Бөек Җиңүнең 73 еллыгына багышланган акробатик юлда һәм батутта сикерү буенча Татарстан Республикасының ачык Кубогы узды. Ярышларда Татарстан шәһәр һәм районнарының яшь спортчылары катнашты. Анда Яр Чаллыны  балалар һәм яшүсмерләр спорт мәктәбендә шөгыльләнүчеләр тәкъдим итте.

Акробатикюлда сикерү буенча 1 урын яулаучылар:  Майя Уколова (спорт мастерына кандидат программасы буенча);

1 нче зурлар разрядында - Лия Вәлиева; 1 нче яшүсмерләр разрядында- Алексей Муханов;  3 нче яшүсмерләр разрядында, шулай ук батуттан сикерү буенча 3 нче зурлар разрядында- Ранил Заһриев, акробатик юлда сикерү буенча 3 нче яшүсмерләр разрядында һәм батутта сикерү буенча 1 нче зурлар разрядында -  Лия Көтдүсова;  батутта сикерү буенча 1 нче зурлар разрядында - Элина Сөләйманова.

Спортчылар: Наталья Толмачева, Диана Тимеркәева һәм Татьяна Уразбахтина кул астында шөгыльләнәләр.


Сишәмбе, 22 май 2018, 13:53