Бүген шәһәр балалар һәм яшьләр иҗат сараенда 26 нчы гимназия бәйрәм чарасы оештырды. Тантаналы чарада уку елын тәмамлау үңаеннан укытучыларны зурладылар, ата-аналарга рәхмәт әйттеләр һәм укучыларны котладылар.
Чараның мәртәбәле кунагы буларак, Пенсия фонды идарәсе башлыгы, Шәһәр Советы депутаты Эдуард Фәттахов чыгыш ясады. Гимназия укучылары иҗади номерлар күрсәтте. Эдуард Фәттахов балаларны уку елын уңышлы тәмамлаулары белән котлады һәм олимпиада, бәйге җиңүчеләренә бүләкләр тапшырды.
При использовании информации просьба ссылаться на Управление информационной политики и по связям с общественностью.
Сишәмбе, 22 май 2018, 16:22