Мы в социальных сетях

14 яшьтән 35 яшькә кадәр булган чаллылыларга плакатлар форматында  коррупциягә каршы социаль реклама һәм "Коррупциягә каршы бергә!" темасына видеороликлар әзерләргә тәкъдим ителә. Эшләрне кабул итү һәм халыкара яшьләр конкурсында катнашу турында мәгълүматны 2 июльдән 19 октябрьгә кадәр узачак бәйгенең рәсми сайтында карарга була.

Тәкъдим ителгән эшләрдә тормыш эшчәнлегенең барлык өлкәләрендә дә коррупциягә каршы көрәштә дәүләтнең заманча механизмнары, шулай ук бу юнәлештә халыкара хезмәттәшлекнең әһәмияте чагылыш табарга тиеш.

Җиңүчеләрне бүләкләү тантанасы 9 декабрь -  Халыкара коррупциягә каршы көрәш көнендә узар дип планлаштырыла. 


Чәршәмбе, 23 май 2018, 09:38