Мы в социальных сетях

Иртәгә,  24 май көнне 15:00 сәгатьтә  «Икенче сулыш» онкологик авыруларга һәм аларның якыннарына ярдәм күрсәтү үзәгендә шул тематикага махсус дәресләр узачак.

Пациентлар өчен  бу авыру турында  югары квалификацияле табиб-онкологлар, психолог һәм юристлар бушлай мәгълүмати-агарту чаралары үткәрәчәкләр. Лекцияләр тәмамланганнан соң «Пациентлар мәктәбе» катнашучылары белгечләргә сораулар бирә һәм аерым очраклар буенча тәкъдимнәр ала алачаклар. Чара онкологик пациентлар һәм аларның туганнары өчен үткәрелә. 

 Чарага онкологик авыруларны дәвалауның яңа ысуллары, аларга психологик ярдәм күрсәтү һәм социаль яклау мөмкинлекләре белән танышырга теләүчеләр чакырыла.

Чара Г.Камал бульвары, 24 йорт (27/04) адоесы буенча «Икенче сулыш» онкоавыруларга социаль-психологик ярдәм күрсәтү үзәгендә уза.


Чәршәмбе, 23 май 2018, 10:40