Мы в социальных сетях

Сәяси һәм икътисади коммуникацияләр агентлыгы һәм «Югары икътисад мәктәбе» илкүләм тикшеренүләр университетының Региональ сәяси тикшеренүләр лабораториясе Россия шәһәр округларында идарә итү нәтиҗәлелегенең беренче рейтингын бастырып чыгарды. Агентство сайтында күрсәтелгәнчә, аналитиклар шәһәр хакимияте башлыкларының эшчәнлеген өч блок буенча бәяләгән: сәяси-идарә итү, социаль-икътисади һәм тематик блоклар.

Тикшерүләр нәтиҗәсендә, мэр Наил Мәһдиев һәм Башкарма комитет җитәкчесе Ринат Абдуллин  рейтингта 14 нче урынны алып торалар. Экспертлар сәяси-идарә итү блогында Чаллы чиновникларына югары бәя бирделәр.

Әлеге рейтингның лидерлары дип Казан мэры Илсур Метшин һәм администрация башлыгы Денис Калинкинны атадылар.  Икенче урында - Төмән шәһәре җитәкчеләре, алардан соң - Ростов-на-Дону шәһәре хакимияте вәкилләре. Иң түбән бәяне Махачкала, Петрозаводск һәм Волгоград шәһәрләре хакимияте вәкилләре алды, алар - 90, 91 һәм 92 нче урыннарда.

Шәһәр һәм региональ сәясәтне бәяләү буенча тикшеренүләргә Россиянең 142 эксперт-белгече җәлеп ителгән, алар арасында политологлар, икътисадчылар, политтехнологлар, урбанистлар, публицистлар һәм җәмәгать эшлеклеләре бар.

Чәршәмбе, 23 май 2018, 17:26