Мы в социальных сетях

Бүген  «Энергетик» мәдәният сараенда ана капиталы сертификатлары тапшыру тантанасы булды. ЗАГС идарәсе башлыгы Равилә Зарипова һәм Пенсия фонды идарәсе башлыгы, Шәһәр Советы депутаты Эдуард Фәттахов 76 гаиләне бу истәлекле вакыйга белән котладылар һәм аларга сертификатлар тапшырдылар.

Яр Чаллыда әлеге программаны тормышка ашыра башлаганнан бирле 38 меңнән артык гаилә ана капиталына ия булды. Шуларның 30 меңе әлеге акчалардан файдаланды инде.

Ана капиталы сертификатын алу өчен хәзер гражданин үзенең шәхси кабинеты аша Россия Пенсия Фонды сайтында электрон гариза калдыра ала. Моның өчен Дәүләт һәм муниципаль хезмәтләр порталында теркәлү зарур.

Чәршәмбе, 23 май 2018, 14:27