Мы в социальных сетях

Бүген чыгарылыш сыйныф укучылары өчен шәһәрнең барлык мәктәпләрендә дә соңгы кыңгыраулар чыңлады. Бу истәлекле көн белән укучыларны шәһәр администрациясе вәкилләре, мәртәбәле кунаклар һәм Шәһәр Советы депутатлары котлады.

Шул уңайдан Башкарма комитет җитәкчесенең беренче урынбасары Илья Зуев  һәм  Башкарма комитетның Мәгариф һәм яшьләр белән эшләү идарәсе башлыгы Винер Харисов 77 нче гимназиядә узган бәйрәм чарасында катнаштылар. Башкарма комитет җитәкчесе Ринат Абдуллин һәм  Башкарма комитет җитәкчесе урынбасары  Рамил Хәлимов 58 нче гомуми белем бирү мәктәбенең мәртәбәле кунаклары булдылар.

“Хөрмәтле чыгарылыш сыйныф укучылары, укытучылар, ата-аналар! Сезне әлеге күркәм бәйрәм белән тәбрик итәм.  Бүгенге көн куанычлы да моңсу да. Моңсу, чөнки сез мәктәбегез һәм балачак белән саубуллашасыз.  Куанычлы -  сез зур тормыш юлына аяк басасыз. Мәктәптә алган белемнәрегез сезгә һичшиксез югары белем алырга, лаеклы эшкә урнашырга ярдәм итәчәк. Әти-әниләргә мәктәп елларында балаларына биргән яратулары, таяныч булулары һәм хезмәт сөючән булулары өчен рәхмәт әйтәм.  Яр Чаллыда тууыгызны, үзегезнең тамырларыгызны онытмагыз, монда сезнең газиз йортыгыз, әти-әниегез, сезнең һәрчак кайтыр урыныгыз барлыгын белеп торыгыз.  Имтиханнарыгызны уңышлы тапшыруыгызны һәм яңа җиңүләр яулавыгызны телим! Ак юллар үзегезгә!”- диде Ринат Абдуллин котлау сүзләрендә.

Чыгарылыш сыйныф укучылары бәйрәм чарасы әзерләгән: мәктәп вальсы, җырлар, шигырьләр, укытучыларга, әти-әниләргә һәм сыйныфташларына рәхмәт сүзләре. Соңгы кыңгырау чыңыннан соң укучылар “Сау бул, мәктәп” сүзләре белән күккә шарлар очырдылар.

Быелгы уку елын 5073 тугызынчы сыйныф һәм 1868 унберенче сыйныф укучылары тәмамлый.  Унберенчене тәмамлаучы 182 укучыга “Укудагы уңышлары өчен” Россия медале тапшырылачак.  Махсус үрнәктәге өлгергәнлек аттестаты 205 тугызынчы сыйныф укучысына биреләчәк.

Пәнҗешәмбе, 24 май 2018, 14:41