Мы в социальных сетях

              Хөрмәтле чыгарылыш сыйныф укучылары, укытучылар, ата-аналар!

Бүген һәркайсыгыз өчен бик мөһим көн – мәктәпләрдә сезнең өчен соңгы кыңгырау чыңлый. Укучылар онытылмаслык мәктәп еллары белән саубуллаша һәм имтихан бирергә әзерләнә башлый. Укучылар барлык сынауларны уңышлы тапшырыр һәм күптән көтелгән аттестатларын кулларына алырлар, ә аннан соң һөнәри һәм югары уку йортларына юл тотарлар, дип ышанам.

Хөрмәтле чыгарылыш сыйныф укучылары! Бу еллар эчендә сезнең белән һәрвакыт җаннарын бирергә әзер торган, сезне намуслы, мәрхәмәтле һәм киң күңелле итеп тәрбияләргә омтылган укытучыларыгыз янәшә булды. Вакыт узар һәм сез укытучыларыгызның, газиз ммәктәбегезнең никадәр файдалы, кызыклы һәм онытылмас хатирәләр бирүен аңларсыз.

Уңышлар җиңел генә яуланмый. Бу - балаларның да, укытучыларның да зур тырышлык нәтиҗәсе.  Укучының белем дәрәҗәсе, аның сыйфаты укытучының талантыннан һәм осталыгыннан торуын яхшы беләбез. Хөрмәтле укытучылар, сезнең игелекле хезмәтегезне, энтузиазмыгызны һәм иҗади эзләнүләрегезне югары бәялибез.

Бу көнне аерым рәхмәт сүзләрен ата-аналарга юллыйм. Сезнең булышлыгыгыз балаларга алга барырга, яңа үрләр яуларга мөмкинлек бирде. Хөрмәтле ата-аналар, шәһәребезгә актив гражданнар тәрбияләвегез, һәрвакыт ярдәмгә омтылуыгыз, аңлавыгыз өчен сезгә рәхмәтемне белдерәм.

Хөрмәтле чыгарылыш сыйныф укучылары, сезнең барлык имтиханнарны уңышлы гына тапшыруыгызны телим. Алдыгызга зур максатлар куюдан курыкмагыз, башкалар ирешә алмаганга ирешергә тырышыгыз. Исегездә тотыгыз, язмыш кайларга гына илтсә дә, Яр Чаллы – сезнең газиз йортыгыз булып кала бирә, монда сезне һәрчак көтеп торачаклар. Сез - автокаланың горурлыгы һәм ышанычы!

                                                                                         Уңышлар! Хәерле юллар!

                                                                                                    Иң изге теләкләр белән, Наил Мәһдиев

                                                                                                                      Яр Чаллы шәһәре мэры


Пәнҗешәмбе, 24 май 2018, 17:41