Мы в социальных сетях

                               Хөрмәтле Яр Чаллы эшмәкәрләре!

                            Сезне Россия эшмәкәрләре көне белән котлыйм!

Сезнең һөнәри бәйрәм –  эшмәкәрлекнең ил икътисадын үстерүгә керткән зур өлешен тану ул. Бүген эшмәкәрләр шәһәр бюджетын тулыландыруда зур роль уйныйлар, яңа эш урыннары булдыралар, халыкны кирәкле товарлар һәм хезмәтләр белән тәэмин итәләр, хәйрия акцияләрендә катнашалар. Эшмәкәрлекнең социаль юнәлешле була баруы - күңелле күренеш.

Чаллы эшмәкәрләре һәрвакыт үзенчәлекле характер, билгеләнгән максатларга ирешүдә тырышлык, инициативалылык һәм хезмәт сөючәнлек белән аерылып тордылар.

Сез мөһим эш белән шөгыльләнәсез: үзегез һәм янәшәдәгеләр өчен иңнәрегезгә җаваплылык алудан курыкмыйсыз. Сез һәрвакыт кызыклы идеяләр эзлисез, шәһәребезне һәм республикабызны көчле итеп, җиңүләргә ирешәсез. Сезнең актив булуыгыз нәтиҗәсендә безнең шәһәрдә соңгы биш ел эчендә инвестицияләр күләме 1,4 тапкырга артты, ә Яр Чаллы шәһәренең социаль-икътисадый алгарышлы үсеш территориясендә резидент-компанияләр саны даими үсә. Мондый нәтиҗәләр хөрмәткә һәм һәртөрле ярдәм күрсәтүгә лаек.

Сезгә билгеләнгән планнарыгызны тормышка ашыруда уңышлар, ышанычлы эшлекле партнерлар, финанс тотрыклылыгы һәм гел алга баруыгызны телим!

                                                                                                            Иң изге теләкләр белән Наил Мәһдиев

                                                                                                                             Яр Чаллы шәһәре мэры


Шимбә, 26 май 2018, 08:05