Мы в социальных сетях

18/10 йорты каршында күпфункцияле «Балачак шәһәрчеге» мәйданы ачылу тантанасы узды. Яшь чаллылылар өчен бу зур бәйрәмгә әверелде.

Ачылу тантанасында Шәһәр Советы депутаты Эдуард Фәттахов һәм Үзәк район администрациясе башлыгы Искәндәр Галимов катнашты. Балалар мәйданчыгын төзү һәм урнаштыру, 2017 елда «Надежда-18» ТИҮ яшелләндерү һәм төзекләндерү  шәһәр конкурсында откан грант акчасына оештырылды. Шулай ук мәйданчыкны урнаштыруда «АльфаСкан» һәм «Лифтпромсервис»  оешмалары финанс ярдәме күрсәтте.

Балалар һәм зурлар өчен бик күңелле конкурслар белән бәйрәм чарасы  оештырылды, анда«Эверест» яшьләр-үсмерләр клубы һәм «Модно» эстрада биюе мәктәбе коллективлары чыгыш ясады. 

Бәйрәм кысаларында 26 һәм 77 гимназия командалары арасында футбол буенча иптәшләр матчы узды.

Чара бию флэшмобы белән төгәлләнде.

Пәнҗешәмбе, 24 май 2018, 09:59