Мы в социальных сетях

Татарстан Республикасында Бала хокуклары буенча Вәкаләтле Аппаратында “Балаларга медицина хезмәте күрсәтүне оештыру: сораулар, проблемалар, тәкъдимнәр” темасына "кайнар линия” ачыла. Кызыксындырган сораулар белән 28 майдан башлап 9:00 дан 17:00 сәгатькә кадәр күрсәтелгән телефоннар аша: 8(843) 236-61-24, 236-61-26, 236-61-49 шалтыратырга мөмкин.

Әлеге чара балалар сәламәтлеген саклау буенча килеп чыккан проблемаларны хәл итү, булдырмау максатыннан уздырыла.



Пәнҗешәмбе, 24 май 2018, 17:02