Мы в социальных сетях

Эшмәкәрләр декадасы кысаларында “Мәктәп бизнес компанияләре - укучылар арасында эшмәкәрлекне үстерү мәйданчыгы ул” темасына "түгәрәк өстәл" узды.

Анда Татарстан Республикасының Яр Чаллы шәһәре сәүдә-сәнәгать палатасы генераль директоры Фәрид Бәшәров, Башкарма комитетның икътисадый үсеш һәм эшмәкәрлеккә ярдәм күрсәтү идарәсе башлыгы урынбасары, эшмәкәрлекне үстерү һәм ярдәм күрсәтү  бүлеге башлыгы Айрат Сәгъдиев, ИТ-парк бизнес-инкубаторының әйдәп баручы проект менеджеры Фәем Әхмәтҗанов һәм башкалар катнашты.  

"Түгәрәк өстәл" кысаларында 84 нче лицей-интернатның «Ак Кош» бизнес компаниясенең мәктәп эшчәнлеге тәкъдим ителде. Әлеге бизнес-проект «Эшлекле бул» бөтенроссия бизнес-планнар конкурсында җиңеп чыкты.  Компаниядә катнашучылар үз проектларын тәкъдим иттеләр һәм сорауларга җавап бирделәр. Әлеге проект XVI  республика мәктәп компанияләре җыенының “Иң яхшы товар” номинациясендә дипломга лаек булды һәм «Фан Чулан» арт-студияләр челтәреннән хезмәттәшлек итү тәкъдиме алды.

"Түгәрәк өстәл" артында укучылар арасында эшмәкәрлек үсеше проблемалары, перспективалары һәм Яр Чаллы мәктәп компанияләренең эшләү шартлары буенча фикер алышу узды.

Пәнҗешәмбе, 24 май 2018, 12:22