Мы в социальных сетях

Россия Федерациясе президенты Владимир Путин, шәһәр мэры Наил Мәһдиев һәм Үзәк районы Администрациясе башлыгы Искәндәр Галимов исеменнән Бөек Ватан сугышы ветераннары Нина Константиновна Евдокимова һәм Иван Андреевич Моисеев юбилей уңаеннан котлаулар кабул иттеләр.

Нина Константиновнага 90 яшь тулды. Ул Алабугада туган. Бөек Ватан сугышы елларында колхозда эшләгән. Сугыштан соң лаеклы ялга кадәр “Росгосстрах” компаниясендә иминиятче агент булып хезмәт куйган. Нина Константиновна кызын тәрбияләп үстергән, бер оныгы бар.«1941-1945 нче Бөек Ватан сугышы елларындагы фидакарь хезмәт өчен» медале һәм юбилей медальләренә ия.

Иван Андреевич  Моисеевка да 90 яшь тулды. Ул Алексеевск районы Биләр авылында дөньяга килгән. Бөек Ватан сугышы елларында колхозда эшләгән. 1949-1953 елларда Совет армиясе сафларында хезмәт иткән. 1953 елда  өйләнгән һәм Биләр авылында нефть чыгаруда эшләгән. 1956 елда икенче группа инвалидлык алган. Иван Андреевич өч бала үстергән, дүрт оныгы һәм биш оныкчыгы бар. «1941-1945 нче Бөек Ватан сугышы елларындагы фидакарь хезмәт өчен» медале һәм юбилей медальләре белән бүләкләнгән.

Пәнҗешәмбе, 24 май 2018, 16:18