Мы в социальных сетях

1918 елның 28 маенда Владимир Ленин чик сакчылары гаскәрләрен булдыру турындагы  указга кул куйган. 100 ел үтсә дә, чиктә хезмәт итү шартлары буенча да, үтәлеше буенча да иң авыры булып кала бирә. 

Чик сакчылары көненең юбилей датасы уңаеннан "Ватан-ана" мемориаль комплексында һәм Җиңү Паркында бәйрәм чаралары оештырылды.

Төп чаралар "Ватан-ана" мемориаль комплексында узды. Анда катнашкан мәртәбәле кунаклар арасында: шәһәр Башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары Рамил Хәлимов, шәһәр ветераннар советы рәисе Рафик Имайкин, Татарстан Республикасы Яр Чаллы шәһәренең Автозавод һәм Үзәк районнар буенча хәрби комиссары вазыйфасын башкаручы Рамзи Матросов, запастагы офицер ветераннар һәм контрактчылар советы рәисе Илтөзәр Хәйруллиннар бар.

Бәйрәмдә шулай ук Советлар Союзы герое Н.Кайманов исемендәге 47 нче кадет мәктәбенең яшь армиячеләре катнашты.

Чик сагында һәлак булган солдатларны бер минут тынлык белән искә алдылар. Чара “мәңгелек ут”ка чәчәкләр салу белән тәмамланды.

Чаллылыларны һәм шәһәр кунакларын Җиңү паркында «Ватанны саклаучы чик сакчыларына багышлана!» дип исемләнгән бәйрәм чарасы белән каршыладылар. Анда катнашкан 1500 ләп кеше өчен иҗади чыгышлардан тыш, спорт ярышлары да оештырылды.  

Чарада чик сакчылары гаскәре ветераннары, хәрби-диңгез пехотасы ветераннары, кадет һәм гомуми белем бирү мәктәбе укучылары, махсус-һөнәри һәм югары уку йортлары студентлары, мәртәбәле кунаклар катнашты.

Тантанага килгән чаллылыларны Автозавод районы администрациясе башлыгы урынбасары Елена Әлмөхәммәтова һәм «Бердәм Россия» партиясе җирле бүлегенең «Тере буыннар бәйләнеше» проекты җитәкчесе Александр Бедов сәламләде.

Бәйрәм программасында “Без дөньядагы тынычлык өчен” хәрби-патриотик җырлар фестивале дипломантлары һәм лауреатларының гала-концерты узы, анда шәһәр иҗат коллективлары һәм җырчылары чыгыш ясады. Ватанны саклау өчен гомерләрен кызганмаган батыр солдатларны бер минут тынлык белән искә алдылар. Шәһәр халкы һәм кунаклары өчен кыр кухнясы оештырылды, һәр теләгән кеше солдат боткасыннан авыз итә алды.  


Сишәмбе, 29 май 2018, 09:16