Мы в социальных сетях

«Заман» яшьләр үзәгендә дәүләт яшьләр сәясәте - 2018.һөнәри осталык шәһәр бәйгесе булып узды.

Катнашучыларны Башкарма комитетның Мәгариф һәм яшьләр белән эшләү идарәсе башлыгы Винер Харисов сәламләде.

Конкурста муниципаль  яшьләр учреждениеләреннән 12 җитәкче һәм белгеч көч сынашты. Шарт буенча конкурсантларның бу өлкәдәге эш стажы ике елдан да ким булырга тиеш түгел.

Конкурс сынаулары арасында – үзең турында презентация, авторлык проектын яки программасын яклау, һөнәри күнекмәләрне ачыклауга юнәлтелгән эшлекле уеннар узачак.

Конкурс нәтиҗәләре һәм бүләкләүләр 27 июньдә – бөтенроссия яшьләр көнендә билгеле булачак.

Пәнҗешәмбе, 24 май 2018, 14:56